Кочаклама яратмыйча

Категория: көе сүзләре

Күзләрең күк кебек,
Бигрәк матур бүген,
Бергә мәңге булып яшәрбез.
Шулай дигән сүзем истә микән инде,
Хәзер бүтәнгә син гашыйк булдың.

Кочаклама яратмыйча,
Яратмыйча кочаклама.
Сизәм, беләм, аңлыйм, күрәм,
Йөрәгеңне яргалама.

Ташлап киттең нигә,
Син мине калдырып,
Чит җирләрдән бәхет эзләдең.
Йөрәк сыкрап яна, сине күрсәм әгәр,
Нигә язмыш шулай буталды.

Кочаклама яратмыйча,
Яратмыйча кочаклама.
Сизәм, беләм, аңлыйм, күрәм,
Йөрәгеңне яргалама.

Көзге яңгырларда
Җилләр белән килдең,
Гафу итеп алларыма бастың.
Сине генә, иркәм, гафу итә алмам,
Бәлки, бүтән минем сөйгән ярым.

Кочаклама яратмыйча,
Яратмыйча кочаклама.
Сизәм, беләм, аңлыйм, күрәм,
Йөрәгеңне яргалама.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.6 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »