Кара урман (өченче вариант)

/«Зәңгәр шәл» мелодрамасыннан/

Кара урман шаулый, ирек даулый,
Ирек даулый качкын егетләргә.
Кара урман төсле шаулый-шаулый
Дошманнарның көнен төн итәргә.

Кара урман шаулый,
Йөрәкләр ярсый,
Йөрәкләр ярсый,
Тоткын җәнлектәй;
Кара урман шаулый,
Эчтә ут кайный.
Эчтә ут кайный,
Кайда син, Бибкәй?

Кара урман кара күләгәсе
Яшерә алмый качкын эзләрен.
Кара йөрәк — патша күрәзәсе
Эттәй чаба качкын эзеннән.

Кара урман шаулый,
Йөрәкләр ярсый,
Йөрәкләр ярсый,
Тоткын җәнлектәй;
Кара урман шаулый,
Эчтә ут кайный.
Эчтә ут кайный,
Кайда син, Бибкәй?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (7 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »