Мәхәббәтем (дүртенче вариант)

Якты өнем дә син, татлы төшем дә син,
Хыялга үрелгән сөю гөлем дә син.
Йолдыздан күзләдем, җирдән дә эзләдем
Җил-яңгырлар юган, таба алмыйм эзләрен.

Мәхәббәтем…
Кайда соң син? Кайда соң син?
Мәхәббәтем…
Кайда соң син? Кайда соң син?

Талпына йөрәгем, син минем теләгем,
Күзләремне йомсам, сине күрәм гүзәлем.
Таптым да югалттым бәхетем ачкычын,
Синсез мин менә алмам гомерем баскычын.

Мәхәббәтем…
Кайда соң син? Кайда соң син?
Мәхәббәтем…
Кайда соң син? Кайда соң син?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »