Алтын көз икән!

Көзләр җитә нидер җитми төсле
Минем генә ярсу күңелгә
Хәтирәләр әллә нидән бүген
Моңнар булып җаннан түгелә.

Хисләнәм дә уйланам да нигә
Узган гомер әллә җәл микән
Моң чишмәләренә алып кергән
Алтын яфрак шушы көз икән

Җилләр белән килеп кердеме әллә
Уйларымның шушы ташкыны
Моңланмыйча көзнең халәтенә
Кемнең генә түзәр соң җаны

Хисләнәм дә уйланам да нигә
Узган гомер әллә җәл микән
Моң чишмәләренә алып кергән
Алтын яфрак шушы көз икән

Агымсулар кебек уйлар бүген
Юк башы да юктыр азагы
Бу бит тормыш бу яшәүнең үзе
Бу саф хисләр мәхәббәт җыры

Хисләнәм дә уйланам да нигә
Узган гомер әллә җәл микән
Моң чишмәләренә алып кергән
Алтын яфрак шушы көз икән

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »