Соңгы кәрван

Категория: көе сүзләре

Тибрәнделәр зирек алкалары,
Тонык күлдә күктән чагылып
Көзге торна гаиләсе узды —
Гомерләрем китте тагылып…

Татар иле торналары китә…
Саубуллашып, үксеп кычкыра,
Азатлыклар янда гына икән —
Шул торналар белән оч кына!

Татар иле торналары китә…
Канат түгел, моңнар җилпенә.
Нинди бәхет! Торна сагышлары
Ак болытлар, җилләр иркендә.

Татар иле торналары китә…
Саубуллашып, үксеп кычкыра,
Азатлыклар янда гына икән —
Шул торналар белән оч кына!

Ял итегез минем янга төшеп,
Төнге бер учак мин — ярдагы,
Күрешүләр насыйп булмас, бәлкем,
Яшьлегемнең соңгы кәрваны!

Татар иле торналары китә…
Саубуллашып, үксеп кычкыра,
Азатлыклар янда гына икән —
Шул торналар белән оч кына!

Миннән башка кем юксыныр сезне,
Миннән башка кемнәр шәйләсен —
Төнге күлнең суларына сеңеп,
Тибрәп калган торна шәүләсен!

Татар иле торналары китә…
Саубуллашып, үксеп кычкыра,
Азатлыклар янда гына икән —
Шул торналар белән оч кына!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »