Синең янга барам

Категория: көе сүзләре

Синең янга барам, ерак микән арам?
Еллар ярып үтәм, уйларымда һаман.
Синең янга барам, кошлар җырын тыңлап,
Илһамнар алам, кабул итәрсеңме?

Сөю алып киләм, мине көтәрсеңме?
Бәхет күпереннән бергә үтәрбезме?

Синең янга барам, ара ерак икән,
Кайнар хисләремне сизәрсеңме иркәм?
Серем сөйләр кешем, җаным, ул син генә,
Назлы карашларың дәва йөрәгемә.

Сөю алып киләм, мине көтәрсеңме?
Бәхет күпереннән бергә үтәрбезме?

Синең янга барам, ерак микән арам?
Еллар ярып үтәм, уйларымда һаман.
Татлы хыялларым янә сиңа илтә,
Бәхет күперләре безне зарыгып көтә.

Сөю алып киләм, мине көтәрсеңме?
Бәхет күпереннән бергә үтәрбезме?

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »