Сезнең кебек

Категория: көе һәм сүзләре

Ишеткәләп торам гайбәтләр,
Ниндиләре, дисез — әйбәтләр.
Кайгысыз да, зарсыз да килеш,
Оҗмахларда яшим мин, имеш.

Мин дә, мин дә сезнең кебек
Яшәп, гомер сүтәм.
Сезнең кебек язмышымнан
Бәхет көтәм, көтәм.
Әрнүләрдән елыйм,
Шатлыклардан көләм.
Үзе кыен, үзе рәхәт
Тормыш буйлап киләм.

Бар да ал да гөл генә түгел,
Бармый тора кайчак эшләрем.
Сезнең кебек эшләп, тир түгеп,
Арып кайтып ятам кичләрен.

Мин дә, мин дә сезнең кебек
Яшәп, гомер сүтәм.
Сезнең кебек язмышымнан
Бәхет көтәм, көтәм.
Әрнүләрдән елыйм,
Шатлыклардан көләм.
Үзе кыен, үзе рәхәт
Тормыш буйлап киләм.

Кабул иткән дөнья төсләрен
Гайбәтләргә юк бер эшләрем.
Җырлап кына типкән йөрәгемә
Көч бирергә җитсен көчләрем.

Мин дә, мин дә сезнең кебек
Яшәп, гомер сүтәм.
Сезнең кебек язмышымнан
Бәхет көтәм, көтәм.
Әрнүләрдән елыйм,
Шатлыклардан көләм.
Үзе кыен, үзе рәхәт
Тормыш буйлап киләм.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »