Батырларга

Категория: көе сүзләре

Яу кырында калган дусларыңны
Чыгармадың, әти, хәтердән.
Батырларга мәңге рәхмәтлебез,
Алар илгә җиңү китергән.

Бөек җиңү көнен якынайткан
Курку белмәс батыр солдатлар.
Яралары әрнеп сызласа да,
Утка кыю кергән бит алар.

Тимер ярчык кереп яшеренгән
Баһадирдай көчле гәүдәңә.
Шартлаткыч та сине җиңә алмаган
Ходай үзе саклап йөргәнгә.

Бөек җиңү көнен якынайткан
Курку белмәс батыр солдатлар.
Яралары әрнеп сызласа да,
Утка кыю кергән бит алар.

Бәхилләшкән чакта «улым» диеп,
Соңгы тапкыр кыстың кулымны.
Көч-кодрәтең бирдең гомерлеккә,
Җиңеләйттең узар юлымны.

Бөек җиңү көнен якынайткан
Курку белмәс батыр солдатлар.
Яралары әрнеп сызласа да,
Утка кыю кергән бит алар.

Сиңа лаек уңган улларың да,
Туган җиргә тугры һәм тырыш.
Имәндәй нык нәсел тамырыбыз,
Гөрләп тора безнең дә тормыш.

Бөек җиңү көнен якынайткан
Курку белмәс батыр солдатлар.
Яралары әрнеп сызласа да,
Утка кыю кергән бит алар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »