Изге эшләр эшлә

Категория: көе сүзләре

Изгелектән, игелектән,
Торсын синең гомер юлың.
Синнән үрнәк алып үссен,
Горурланып кызың, улың.

Изге булган эшләр эшлә!
Башкаларга юлны күрсәт!
Ярты юлда тукталганга,
Ялгышларын әйтеп төзәт!

Яшә гөрләп, яшә җырлап,
Җырың калсын буыннарга.
Балаларга, оныкларга,
Рәхәтләнеп бер тыңларга.

Изге булган эшләр эшлә!
Башкаларга юлны күрсәт!
Ярты юлда тукталганга,
Ялгышларын әйтеп төзәт!

Кеше дигән, бу исемне,
Югары йөрт, югары тот!
Эшлә, тырыш, уйла,булдыр,
Бәхет дигән, кошны син от!

Изге булган эшләр эшлә!
Башкаларга юлны күрсәт!
Ярты юлда тукталганга,
Ялгышларын әйтеп төзәт!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »