Очрашу мизгеле

Категория: көе сүзләре

Белдеңме, белмәдеңме,
Сиздеңме, сизмәдеңме?
Белмәсәң дә кемлегемне,
Сиздеңме эзләвемне?
Үзең дә эзләдеңме?

Очрашу мизгеле күңелле,
Бәхеткә күмә ул күңелне.
Мәхәббәт озайта гомерне,
Син миңа шуңа да кадерле.

Иң якты өметемне
Телимен өзмәвеңне.
Бергә-бергә гомер буе
Телимен яшәвеңне,
Бәхетле яшәвеңне.

Очрашу мизгеле күңелле,
Бәхеткә күмә ул күңелне.
Мәхәббәт озайта гомерне,
Син миңа шуңа да кадерле.

Сөйлимме серләремне,
Шатлыклы хисләремне?
Синең белән гомер буе
Бәхетле икәнемне
Син инде беләсеңме?

Очрашу мизгеле күңелле,
Бәхеткә күмә ул күңелне.
Мәхәббәт озайта гомерне,
Син миңа шуңа да кадерле.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »