Әллә белеп, әллә инде белми генә,
Чәчәк аттың син, үрелеп күңелемә.
Кызганасың ләкин җылы сүзләреңне,
Күрешкәндә яшерәсең күзләреңне.
Буламы соң, синнән башка яшәп?
Нигә әле, нигә сорамыйсың?
Сөю белән тулы йөрәгемә
Бүтән берәү хәзер сыямы соң?
Синнән башка яшәп буламы соң?
Белсәң иде, мин бит бәхет юлларына
Синең белән генә чыктым хыялымда.
Югалтмыйча өметемнең бөртеген дә,
Күз карасы кебек саклыйм күңелемдә.
Буламы соң, синнән башка яшәп?
Нигә әле, нигә сорамыйсың?
Сөю белән тулы йөрәгемә
Бүтән берәү хәзер сыямы соң?
Синнән башка яшәп буламы соң?
Өзгәләнәм, янам, көям яратудан,
Назлар эзлим һәр сүзеңнән, карашыңнан.
Күргән саен, икебезне бергә итеп,
Фәрештәләр «Амин», диеп кала сыман.
Буламы соң, синнән башка яшәп?
Нигә әле, нигә сорамыйсың?
Сөю белән тулы йөрәгемә
Бүтән берәү хәзер сыямы соң?
Синнән башка яшәп буламы соң?