Гомер (җиденче вариант)

Категория: Авторлары

Әй, син, яшьлек, гүзәл яшьлегем, дип,
Җырларыма кушып җырлыймын.
Мең сынаудан торган тормышымнан,
Бу дөньядан һич тә туймыймын.

Гомер, гомер, гомер үтә бирсен,
Уфтанмыймын еллар үткәнгә.
Яшим, сулыйм, һәм дә бәхетлемен
Кояшлы көннәрен көткәндә.

Вакыт дигән гомер тәгәрмәче
Туктамый да, алга йөгерә.
Булсын диеп яшәгәннәр генә,
Алар барсына да өлгерә.

Гомер, гомер, гомер үтә бирсен,
Уфтанмыймын еллар үткәнгә.
Яшим, сулыйм, һәм дә бәхетлемен
Кояшлы көннәрен көткәндә.

Җәйләр үтеп көзләр килсәләр дә
Яшьлек язларында каламын.
Язмыш җилләренә мин ияреп
Киләчәккә атлап барамын.

Гомер, гомер, гомер үтә бирсен,
Уфтанмыймын еллар үткәнгә.
Яшим, сулыйм, һәм дә бәхетлемен
Кояшлы көннәрен көткәндә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »