Мине яратма!

Категория: көе сүзләре

Гафу ит син мине, бердәнберем,
Бәхет бирә алмый калганга.
Сине өзелеп сөеп, мәхәббәттә
Берьялгызым гына янганга.

Өнсез карап торам сиңа таба,
Чәчләремне җилләр тарата.
Гафу итче яратуым өчен,
Үзең, зинhар, мине яратма!

Язмышыбыз уртак түгел безнең,
Без икебез ике корабта.
Яратсам да бер онытырмын сине,
Ә син, зинhар, мине яратма.

Өнсез карап торам сиңа таба,
Чәчләремне җилләр тарата.
Гафу итче яратуым өчен,
Үзең, зинhар, мине яратма!

Шушы җырым нокта булсын иде…
Тик бу миңа өтер булачак.
Күңелемдә соңгы сагыш уты
Акрын гына күзгә тулачак.

Өнсез карап торам сиңа таба,
Чәчләремне җилләр тарата.
Гафу итче яратуым өчен,
Үзең, зинhар, мине яратма!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »