Алма өзмә!

Категория: көе сүзләре

Алма өзмә яшел көйлеш,
Алма татлы өлгергәч.
Җаннарыма рәхәт минем,
Синең сөйгәнең белгәч.

Һәркем бәхет тели-тели,
Кичерә бит гомерләр.
Бер җылы сүз ишетсәң дә,
Ай-һай була күңелләр.

Яшел алма өлгермичә,
Төшә җиргә коелып.
Тугансыңдыр бу җиһанга
Миңа насыйп яр булып.

Һәркем бәхет тели-тели,
Кичерә бит гомерләр.
Бер җылы сүз ишетсәң дә,
Ай-һай була күңелләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »