Син барында

Һәр кешенең үз язмышы,
Үз бәхете кулларында.
Дөнья горләп, жырлап тора
Син барында, син барында.

Бәхетемне эзләп киләм,
Бәхеткәем синдә генә.
Сине сөю, сөю жыры
Ялкын тулы йөрәгемдә.

Роза гөле кулларында,
Шатлык сибә юлларына.
Бәхет гөле мәнге сулмас
Син барында, син барында.

Бәхетемне эзләп киләм,
Бәхеткәем синдә генә.
Сине сөю, сөю җыры
Ялкын тулы йөрәгемдә.

Дуслар тулып кулларында
Бәхет яусын юлларына.
Гел кояшлы булыр таңнар
Син барында, син барында.

Бәхетемне эзләп киләм,
Бәхеткәем синдә генә.
Сине сөю, сөю җыры
Ялкын тулы йөрәгемдә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »