Төшләремдә

Категория: көе һәм сүзләре

Төшләремә син кергәндә,
Мин йокларга яратам.
Уянсам, татлы төшемнең
Дәвамын көтеп ятам.

Әле ярый төшләремдә
Яннарыма киләсең.
Назлы итеп эндәшәсең,
Серле итеп көләсең.

Парлы язган язмышларда
Нигә һаман ялгызым,
Гомеремнең кай җирендә
Җибәрелгән ялгышым?

Әле ярый төшләремдә
Яннарыма киләсең.
Назлы итеп эндәшәсең,
Серле итеп көләсең.

Алга барыр юлларыма
Өмет белән карыймын.
Сине күргән төшләремне
Чынбарлыкка саныймын.

Әле ярый төшләремдә
Яннарыма киләсең.
Назлы итеп эндәшәсең,
Серле итеп көләсең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »