Эх, йөрәгем

Категория: көе сүзләре

Сызлама, йөрәк, әрнемә?
Яшисем килә минем.
Кайдалыгың күптән беләм,
Исемә төшмә бүген?

Эх, йөрәгем, әрнүләрсез
Көнең булырмы икән?
Яшәп булмый эзләнүсез,
Түзем калырсың микән?

Соңгы көнемне эзләмә
Булган яраларыңнан.
Һаман түзеп һәр әрнүгә,
Сине аралавым ла…

Эх, йөрәгем, әрнүләрсез
Көнең булырмы икән?
Яшәп булмый эзләнүсез,
Түзем калырсың микән?

Көн саен түзеп әз генә
Каршылыйк гомер соңын?..
Мин бит әле япь-яшь кенә;
Соң чиккә житмә?. Сорыйм..

Эх, йөрәгем, әрнүләрсез
Көнең булырмы икән?
Яшәп булмый эзләнүсез,
Түзем калырсың микән?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »