Язны алып кил

Категория: көе сүзләре

Язларны син алып кил инде,
Сагындым, сагындым, сагындым.
Ничә ел язларсыз үтелде,
Әрнүле көзләргә табындым.

Язларым, көзләрең нурыдай
Офыклар артында адашкан.
Боз булган күңелем дәрьясы
Шашыныр синең бер караштан.

Язларга соңлама ялгыш та,
Боз астын ташкыннар тарсынган.
Син генә таратыр сагышта
Оҗмахлар җылысы бар сыман.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »