Такмаклар (өченче вариант)

Эх, дусларым җыр башлыйбыз,
Тотынып утырыгыз.
Безнең җырлар охшап калса
Кул чабып утырыгыз.

Өзелә үзәккәем дә,
Сызыла йөрәккәем.
Өзелеп — өзелеп сөйләшергә
Юк минем йөрәккәем.

Сезнең йөрәк җилкенә дә,
Безнеке дә җилкенә.
Курай тартып биегендә
Бар йөрәкләр җилкенә.

Кузлана йөрәккәем дә,
Бызлана йөрәккәем.
Сандугачлар тавышына
Өзелә үзәккәем.

Эх, дусларым, дусларым да,
Дусларым дус — ишләрем.
Сез дуслардан аерылгач
Без егетләр нишләрбез?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »