Йөрәкләр дә аерылмасын,
Канатлар да каерылмасын,
Аны ташлап китмә-китмә.
Ул бит синең яшьлек таңың,
Өзелеп сөйгән тәүге ярың,
Боектырма, ялгыз итмә.
Еракларга китеп кенә,
Онытырсың ничек кенә
Җәйге кичләр, уртак хисләр.
Язгы сулар аккан чакта,
Гөлләр чәчәк аткан чакта,
Йөрәккәем синсез нишләр?
Бергә чаклар нинди ямьле,
Яннарында бул син мәңге
Сайрар гына кошкаеңның.
Үзәккәе өзелмәсен,
Күз яшьләре түгелмәсен,
Җанга якын дускаеңның.