Бөдрә тал (дүртенче вариант)

Иртәнге ак томаннарга
Яр таллары чумганнар,
Томаннарда адашканнар
Язмышы чуалганнар.

И бөдрә тал, бөдрә тал,
Моңнарымны отып кал,
Җанны өткән хәсрәтемне
Дәрьяларга итеп сал.

Томан күтәрелер әле,
Таллар күренер әле,
Адашканнар юллар табып
Тагын сөенер әле.

И бөдрә тал, бөдрә тал,
Моңнарымны отып кал,
Җанны өткән хәсрәтемне
Дәрьяларга итеп сал.

Сандугачлар талга кунып,
Моңнар таратыр әле,
Кайгы-хәсрәтле йөрәктә
Шатлыклар артыр әле.

И бөдрә тал, бөдрә тал,
Моңнарымны отып кал,
Җанны өткән хәсрәтемне
Дәрьяларга итеп сал.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »