Бәхет (сигезенче вариант)

Синдәдер минем йөрәгем.
Миндәдер синең йөрәк.
Бәхетле булып яшәргә
Безгә тагын ни кирәк?

Бәхет бит ул назлы гөл кебек
Баксаң гына балкый нур сибеп.
Бәхет бит ул алдап сөйләми,
Бер— беребезгә гашыйк син дә мин.

Син минем якты кояшым,
Мин синең нурлы аең.
Бәхетлеләр дип әйтәләр
Кешеләр күргән саен.

Бәхет бит ул назлы гөл кебек
Баксаң гына балкый нур сибеп.
Бәхет бит ул алдап сөйләми,
Бер— беребезгә гашыйк син дә мин.

Мәхәббәт назлап йоклатсын
Шатлык уятсын иртән.
Карамыйк җилгә-давылга,
Бәхетле булыйк,иркәм.

Бәхет бит ул назлы гөл кебек
Баксаң гына балкый нур сибеп.
Бәхет бит ул алдап сөйләми,
Бер— беребезгә гашыйк син дә мин.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »