Добавлено rusyazykly в СР, 31/05/2023 - 16:46
Укытучы, сердәш — киңәшчем Сез,
Һәрвакытта гадел, түзем дә.
Иң хөрмәтле, матур кеше булып
Калдыгыз Сез күңел түремдә.
Укытучы, өмет һәм мәхәббәт
Салдыгыз Сез безнең йөрәккә.
Һәр сүзегез, акыл, киңәшегез
Зур ышаныч безгә, терәк тә.
Укытучы, Сезгә сабырлыклар
Бирелгәндер, ахры, Ходайдан.
Бәхет, уңыш Сезгә юлдаш булсын
Мактаулы һәм авыр юлларда!