Ярату (алтынчы вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Язмышымның энҗе бөртеге син,
Шатлыгымның чиксез зурысы!
Бәхетемнең соңлап килгәне син,
Сөюемнең татлы, нурлысы!

Ярату ул — гомер
Янасың учакта,
Уяну — зур бәхет
Сөелгән кочакта!

Юлларымда якты кояш булып
Янасың син күкнең йөзендә!
Җанга якын, рәхәт — ләззәт табам
Һәрбер синең,бәгырькәем, әйткән сүзеңдә!

Ярату ул — гомер
Янасың учакта,
Уяну зур бәхет
Сөелгән кочакта!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »